Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!



Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Шуны истә тотып, без дә, Электросталь  шәһәре мөселманнары Зират җитәкчелеге белән берлектә җеназа – намаз уку, мәрхүмнәрне тиешле рәвештә озатыр өчен тырышабыз. 2014 елның көз аенда зиратта җеназа уку өчен мөмкинлекләрне яхшырттык: яз – көз айларында була торган балчыктан котылу өчен 45м2 таштан мәйданчык җәйдек, яңгырдан саклану өчен аның өстенә яшел поликорбанат һәм тимер каркастан матур итеп түбә ясадык. Кыйбланы билгеләү өчен түбә өстенә ай куйдырдык.

 


Электросталь мөселманнарына мәрхүмнәрне тиешле рәвештә озатыр өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Монда мөселманнар җеназа – намаз, мәрхүм артыннан яхшы вәгазь, зиратка килгәндә үзләренең намазларын – догаларын да укый алалар. Олы яшьтәге абый – апалар өчен 2 скәмья дә ясалган.


Бу матур зират йорты кыйблага карап торган ае белән, ерактан ук монда моселман зираты икәнен күрсәтеп тора. Зиратка йөрү сөннәт гамәлен, гореф – гадәтен яңарта. Электросталь шәһәренең яңа зиратында да бу традициягә нигез салып 2 гыйнварда, җомга көнне без Зират йортында җыелдык, әрвахларга дога кылдык, вәгазь тыңладык.
Ошбу изге гамәлне башкарып чыккан барлык дин кардәшләребезгә Аллаһ Тәгәләнең рәхмәтләре булсын! Амин.

Мусульманская религиозная община совместно с  МУП «Ритуальные услуги» облагородили мусульманский участок в кладбище, а именно сделали площадку и построили навес. Необходимость твердого покрытия, площадки и навеса, в первую очередь связана с тем, что у мусульман города нету подходящего места для отпевания и совершения заупокойной молитвы (джаназа намаз) подобающим образом. Также навес защищает от слякоти и дождя в осенний – весенний период. Для старшего поколения в навесе сделаны две скамьи.


Уход и посещение кладбища является одобряемым, благим деянием – Сунной Пророка (с.а.с).  И возрождая эту традицию, 2 января после пятничного намаза мусульмане города Электросталь посетили кладбище. И первый раз под навесом прочитали молитву за усопших. Мусульманская религиозная община и впредь будет стараться облагораживать участок в кладбище. Пусть Всевышний воздаст наилучшим в обоих мирах всем участвовавшим в этом благом деле! Аминь.

 Пресс-служба ДУММО


20150102_144645.jpg 20150102_145233.jpg 20150102_145241.jpg 20150102_145306.jpg 20150102_145315.jpg 20150102_145344.jpg 20150102_145359.jpg 20150102_145436.jpg 20150102_145441.jpg 20150102_150244.jpg 20150102_150249.jpg