Председатель  Совета муфтиев России  и Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтий шейх Равиль Гайнутдин поздравил Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова с днем рождения:

Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы! 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә җаваплы вазифагызда Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ярдәмен бирсен дигән догада калам.

Татарстан халкы һәм татар милләте киң фикерле, зирәк, киләчәкне күзаллап эш итә торган җитәкчеләре белән бәхетле. Соңгы дистә елларда Татарстан ирешкән уңышларны күреп, без Республика белән горурланабыз һәм Раббыбызга шөкер итәбез. Казанышларның күбесе - Сезнең шәхси тырышлыгыгыз, колачлы эшләргә курыкмыйча алынып, халыкка һәм илгә тугъры хезмәт итүегезнең нәтиҗәсе. Аллаһ Тәгалә болар өчен Сезне һәр ике дөньяда да киң рәхмәте белән бүләкләсен дип телим.

Татарстан Президенты буларак Сезгә Республиканы яңадан-яңа уңышларга ирештерергә, Гомум ватаныбыз Россия, динебез Ислам һәм мөселман өммәтебезгә уңышлы, файдалы хезмәттә булырга озын гомер  насыйп булсын. Ә Үзегезгә шәхси тормышыгызда имин, бәхетле һәм мул яшәеш теләп калам.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте

һәм Россия мөфтиләр шурасы Рәисе